Татарстанда мунициапль районнарның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгате идарәләре башлыкларын укыту оештырылды

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

20-22 ноябрьдә Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында мунициапль районнарның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгате идарәләре башлыкларын укыту уза.

Укуда «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы урынбасарлары - Рәфис Хәбибуллин, Елена Прищепенко һәм үсемлекләрне саклау бүлеге башлыгы Гүзәл Хөсәенова да катнашты.

Рәфис Хәбибуллин «Орлыкчылыкта заманча таләпләр» доклады белән чыгыш ясады, гамәлдәге норматив-техник документация һәм Татарстан Республикасында орлыкчылык кагыйдәләрендәге үзгәрешләр белән таныштырды.

WhatsApp Image 2018 11 21 at 13.36.57 f7b50

Елена Прищепенко катнашучыларны үсемлекчелектә иң яңа алымнар белән таныштырды, филиал белгечләре күрсәткән мәгълүмати хезмәтләр турында сөйләде (алар ярдәмендә авыл хуҗалыгы культуралары уҗымнарының торышын күзәтү һәм үз вакытында саклау чараларын файдалану мөмкин). Барлык теләк белдерүчеләрне «WhatsApp РСЦ-консультант» эш төркеменә кушылырга өндәде, яңа җитештерелгән продукция белән танышу һәм «Яшел түтәл» бакчачылар клубында катнашу өчен филиалга чакырды.

WhatsApp Image 2018 11 21 at 13.36.57 1 7a1d6

Мондый очрашулар филиалның популярлашуына һәм сатып алучылар базасы артуга, шулай ук үсемлекчелек өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләрнең артуына китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International