Татарстанда «Яшел түтәл» бакчачылар клубы ачылды

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

2018 елның 30 октябрендә «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы каршында бакчачылар өчен «Яшел түтәл» клубы ачылышы узды.

«Яшел түтәл» клубы – ул һәвәскәр бакчачылар өчен аралашу мәйданчыгы, биредә үз тәҗрибәләре һәм уңышлары белән уртаклашу, яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларының яңа сортларын кулланып карау, шулай ук яңа белемнәр алу мөмкинлеге тудырылган.

Хәзерге вакытта барлыгы 1000 бакчачылык ширкәте эшли, үзләренең 5-6 сутый җирләреннән дә куркынычсыз уңыш алырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларын саклауда биологик чараларны кулланырга теләүчеләр дә күбәя. Болар барысы да бакчачылар клубы оешуга этәргеч булды.

Чараны җитәкче урынбасары Елена Прищепенко ачып җибәрде. Ул кунакларны үсемлекләрне саклау тарихы һәм «Россельхозцентр» ФДБУсе белән, шулай ук аның хезмәткәрләре белән таныштырды; шәхси хуҗалыкларга күрсәтелүче хезмәтләр: үсемлекләрне саклау буенча киңәшләр бирү, бәрәңге бүлбесенә анализ ясау, патогеннар юклыгына җиргә анализ үткәрү, продукциянең куркынычсызлыгын һәм ГМО юклыгын тикшерү уздыру турында сөйләде.

Баш агроном Любовь Занина катнашучыларны филиал җитештергән үсемлекләрне саклауда кулланылучы биологик чаралар һәм аларның тәэсире механизмы турында сөйләде.

YFLE2992 d25f7

Бакчачылар клубы ачылышына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Иҗтимагый советы каршындагы органик авыл хуҗалыгы үсеше буенча комиссия рәисе Валерий Гогин да чакырылган иде. Ул үз чыгышында халыкның органик продукция алуга кызыксынуы артуы турында әйтте һәм пестицидларның туфракка, сулыкларга һәм әйләнә-тирәгә зыян салуы турында билгеләп узды. Бакчачылар клубының халыкны куркынычсыз уңыш үстерү алымнары белән таныштыру максатыннан ачылганлыгын ассызыклады.

IMG 4611 a70d5

Технология-аналитика лабораториясе мөдире Юлия Федорова файдалы бөҗәкләр-энтомофаглар: трихограмма, златоглазка һәм энкарзия җитештерү цехы буенча экскурсия үткәрде. Файдалы бөҗәкләрнең үсеш цикллары, ачык һәм ябык грунтта аларны файдалану үзенчәлекләре турында сөйләде.

IMG 5827 6723c

Клубта дәресләр сезон ара бакча чорында (ноябрьдән апрельгә кадәр) атна саен һәр пәнҗешәмбе саен уздырылачак һәм үз эченә лекцияләр белән гамәли дәресләрне алачак. 

Киләчәктә «Яшел түтәл» бакчачылар клубы катнашучылары артыр һәм Татарстан Республикасында һәм күрше регионнарында яшәүче халык өчен файдалы булыр дигән ышанычта калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International