Татарстанда 2018 елның 9 ае өчен филиал эшчәнлегенә йомгак ясалды

2018 елның 26 октябре, җомга

Бүген, 2018 елның 26 октябрендә, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы эшчәнлегенә 2018 елның 9 ае буенча йомгаклау киңәшмәсе узды.

Киңәшмәне сәламләү сүзе белән филиал җитәкчесе Вәгыйз Васил улы Минһаҗев ачып җибәрде. Филиал эшчәнлегенең орлыкчылык буенча нәтиҗәләре турында җитәкче урынбасары Р.Р. Хәбибуллин сөйләде. Үсемлекләрне саклау буенча җитәкче урынбасары Е. А. Прищепенко “2018 елның 9 ае өчен үсемлекләрне саклау буенча йомгаклау эше. Мәсьәләләр, чишү юллары, бурычлар” дип исемләнгән доклад белән чыгыш ясады. Бюджеттан тыш эшчәнлек нәтиҗәләре белән җитәкче урынбасары Г.И.Полях таныштырды.

Шулай ук киңәшмәдә икътисади күзлектән филиал эшчәнлеге яктыртылды һәм район ара, район бүлекләрендә ремонт эшләре турында мәсьәлә дә күтәрелде. Шулай ук хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча нәтиҗәләр чыгарылды.

Филиалның иң яхшы хезмәткәрләре билгеләнде һәм алар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

IMG 3560 c1c40

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International