«Россельхозцентр» белгечләре органик игенчелекне сертификацияләү буенча семинарда катнаша

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

2018 елның 15 октябрендә Россия дәүләт аграр университеты – К.А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе базасында органик сәнәгать, эшкәртү, сертификацияләү һәм маркетинг буенча региональ уку семинары эшчәнлеген башлап җибәрде. Чара Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегендә уза, консультант буларак ФАО – Берләшкән милләтләр оешмасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек оешмасы катнаша.

DSC 0032 20a3c

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән «Россельхозцентр» ФДБУ директоры А.М.Малько чыгыш ясады.

DSC 0028 23693

Чара программасында биологик яктан чиста авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату буенча дөнья сәясәте нигезләрен тикшерү, халыкара һәм милли органик стандартлар турында фикер алышу планлаштырыла. Тренингта сертификацияләү, органик продуктларның сыйфатын тәэмин итү – лаборатория инфраструктурасы, нәтиҗәләрне аккредитацияләү һәм шәрехләү, башлангыч дәрәҗәдән, ягъни, фермалардан башлап куркынычсызлыкны бәяләү процессы буенча сораулар күтәрелечәк.

DSC 0058 84503

Семинарга органик сәнәгатьне сертификацияләү буенча «Россельхозцентр» ФДБУ белгечләре – үзәк аппарат вәкилләре, филиаллардан җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр, РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы агрохимия хезмәте дәүләт федераль бюджет учреждениеләре – үзәкләр һәм станция хезмәткәрләре чакырылган.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалыннан орлыкчылык буенча җитәкче урынбасары Хәбибуллин Рәфис Рамил улы катнаша.

DSC 0022 f2822

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 3 ноябрендә Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Органик продукция җитештерү турындагы» федераль закон проекты эшләп чыгарылды. 2018 елның июлендә «Органик продукция җитештерү турындагы» канун Дәүләт думасының өченче укылышында кабул ителде.

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, үсемлекләрне механизацияләү, химияләү һәм саклау департаменты «Россельхозцентр» ФДБУнә органик сәнәгатьне кулланырга теләгән яки кертә башлаган хуҗалыкларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү бурычын йөкләде.

«Россельхозцентр» ФДБУсе тарафынан «Россельхозцентр»ның ирекле сертификацияләү системасына органик продукция җитештерү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрне сертификацияләү дигән яңа юнәлеш кертте. Органик продукция җитештерү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләргә яки юридик затларны ирекле сертификацияләү уздыру тәртибе Нигезләмәсе расланды. «Россельхозцентр» ФДБУ сайтында тәҗрибә режимында Россия Федерациясе органик хуҗалыкларын теркәү реестры эшли башлады.

DSC 0009 ad30f

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International