2018 елның сентябрендә «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы хезмәткәрләре тарафыннан Балтач районының Тимерязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә тимерчыбык корткычына каршы файдаланучы «Метаризин» биоинсектициды белән киләсе елның язында кукруз культурасы чәчеләчәк мәйданда тәҗрибә үткәрелде. Тәҗрибәнең максаты булып тимерчыбык корткычы белән көрәштә препаратның нәтиҗәлеген күрсәтү иде. «Метаризин» биоинсектициды спора формасында ашлама белән бергә сибеп чыгу һәм соңрак җиргә күмү ысулын файдаланып 30 га мәйданда кулланылды. Препаратны кертү алдыннан Балтач районы бүлеге белгечләре тимерчыбык корткычы барлыгын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү уздырды. 1 м2 мәйданга 3 корткыч исәбе туры килгәнлеге ачыкланды.
![]()
Балтач район бүлеге башлыгы И.Ф. Галимов һәм әйдәп баручы белгеч Р. С. Әсхәтов тәҗрибә мәйданында тикшерү уздыра.
Эш барышында ачыкланган нәтиҗәләр авыл хуҗалыгы сәнәгате белгечләренә күрсәтеләчәк.
Мәгълүмат өчен: 2018 елда «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы «Метаризин» биоинсектицидын җитештерүне өйрәнде. Ул соңгы елларда җир катламында, аеруча йорт тирәсе мәйданнарында үстерелүче бәрәңге җирләрендә исәбе арткан корткычларга каршы файдаланыла.
Ел дәвамында консультация үзәгендә бакчачылар өчен, шулай ук республиканың муниципаль районнарында җирле үзидарә вәкилләре белән очрашулар вакытында препаратны таныту буенча актив эш алып барылды. Республика бакчачылары әлеге препарат белән кызыксынды, ә аларның кайберләре аны үз мәйданнарында бәрәңге утыртыр алдыннан тимерчыбык корткычына каршы файдаланып карады һәм уңай нәтиҗәсен күрде.
Республика хуҗалыкларында кукуруз чәчүлекләрендә, чәчү әйләнеше бозылган карт күпьеллык үлән мәйданнарында һәм кырларда тимерчыбык корткычы күп булу сәбәпле, «Метаризин» биоинсектицидының нәтиҗәлеген дәлилләүче тәҗрибәне зур мәйданда үткәрергә кирәк дигән карар кабул ителде.
Тәҗрибә үткәрү өчен Балтач районының Тимерязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен сайлау да очраклы түгел – хуҗалык актив рәвештә биологик игенчелек өлкәсендә актив эш алып бара.