«Казан» агросәнәгать паркы мәйданында «Бакчачы көне» бәйрәме узды. Чара кысаларында «Бакча – 2018» бакчачылык хуҗалыгы күргәзмә-фестивале оештырылды. Бакчачылар көне Татарстанда беренчә мәртәбә билгеләп үтелде. Күргәзмәдә коммерцияле булмаган әйдәп баручы бакчачылык ширкәтләре продукциясе, бакча инвентаре, авыл хуҗалыгы техникасы һәм үсентеләр тәкъдим ителде.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре дә «Бакчачы көне – 2018» күргәзмәсендә катнашты. Күргәзмә экспозицтясендә үсемлекләрне биологик саклау чаралары һәм җиләк-җимеш, яшелчә культураларын саклау һәм ашлау өчен файдаланучы файдалы бөҗәкләр тәкъдим ителде. Бәрәңге авырулары һәм зарарлы корткычлары; өй яны участокларныдагы яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәк культураларын корткычлардан һәм авырулардан саклау буенча киңәшләр; Сосновский борщевигы белән көрәш буенча киңәшләр һәм башка бик күп тармаклар буенча файдалы мәгълүмат җиткерелде.
|
Баш агроном Любовь Занина күргәзмәгә килүчеләргә күселәр белән көрәшү чаралары турында сөйли |
Филиал белгечләре күргәзмзгә килүчеләрне «Россельхозцентр» продукциясе белән таныштыра |
Бәйрәмгә килүчеләр өчен бакча җиләге, виноград, миләш, җиләк-җимеш агачлары, куаклар, яшелчә һәм чәчәкләр үстерү буенча мастер-класслар оештырылды.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының баш агрономы Любовь Занина «ТР бакчаларында чиста продукция алу өчен үсемлекләрне саклауда биологик чараларны файдалану» темасына мастер-класс тәкъдим итте. Тыңлаучылар златоглазка, трихограмма һәм энкарзия кебек файдалы бөҗәкләрне үз күзләре белән күрә алды, күпчелеге инде үз бакчаларында аларны файдаланып караган һәм бары тик уңай фикерлә генә ишетелде.
Биопрепаратларны файдалану буенча мастер-класс