Татарстан Республикасының Арча районында көзге чорда үсемлекләрне саклау чаралары турында фикер алыштылар

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

 

2018 елның 12 сентябрендә республиканың Арча районының «Игенче» агрофирмасы базасында «Уҗым культуралары чәчүлекләрен көзге чорда карау. Саклау чаралары нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, эретмә үзәген файдалану» темасына семинар-киңәшмә узды.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының район бүлеге белгечләре чарада актив катнашты, үсемлекләрне саклауның биологик чаралары төрлелеген, үсемлекләрне көзге чорда саклау буенча киңәшләр һәм үзәктә күрсәтелүче хезмәтләр язылган мәгълүмат такталарын тәкъдим итте.

Филиалның Арча район бүлеге агрономы Әхмәт Хәкимҗанов корткычлар таралуга тәэсир иткән быелгы табигать шартлары һәм зарарлы бөҗәкләрнең уҗым культураларының уңышы формалашуына йогынты ясавы турында сөйләде. Ул район басуларынннан сайлап алынган уҗым үрнәкләрен күрсәтте һәм үсемлекләрнең кышка чыдамлыгын арттыру һәм фитозыянын киметү максатыннын биопрепаратлы һәм микроашламалы профилактик гербицидлы һәм инсектицидлы эшкәртүләр уздырырга киңәш итте.

Шулай ук суның катылыгын һәм әчелеген тикшерү кирәклеген билгеләп узды.

1 4f813

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының Арча районы бүлегенең баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов районда уҗым культураларының торышы турында сөйли

2 f988b

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International