2014 елның 1 мартыннан Татарстан Республикасында, “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә бакчачылар өчен консультация үзәге эшли. Консультация үзәген оештыруның төп максаты – республика халкына шәхси хуҗалык мәйданнарыннан сыйфатлы уңыш алу өчен орлыкчылык һәм үсемлекләрне саклау өлкәсендә мәгълүмати киңәш бирү.
Консультация үзәгендә тәкъдим ителүче орлыклар һәм үсемлекләрне саклау чаралары төрлелеге бихисап. Биредә сезгә яшелчә, бөртекле, сидераль, баллы, чәчәк һәм газон культураларының кирәкле сортларын сайларга ярдәм итәрләр һәм үстерү буенча төпле киңәшләр бирерләр.
|
|
Консультация үзәгендә тәкъдим ителүче орлыклар һәм үсемлекләрне саклау чараларының төрлелеге.
Беренче эш көннәреннән үк мәгълүмати консультация кабинеты халык арасында популярлык казанды һәм бүгенге көндә дә аңа ихтыяҗ зур, үз даими сатып алучылары бар. Консультация кабинетында эшләүче белгеч Нурия Гатаулла кызы Фәйзрахманова һәр килүчегә ярдәм итәргә тырыша. Үсемлекләрне саклау өчен кирәкле препарат үзәктә булмаган очракта, ул сатып алучыдан элемтә өчен телефон номерын алып кала, заказны үти һәм товарның килеп җитүе турында хәбәр итә. Ихтыяҗ туганда, күп акча сарыф итмичә генә өй яны бакчаларында үсемлекләрне саклауның иң нәтиҗәле чараларын да тәкъдим итә.
![]()
Нурия Гатаулла кызыФәйзрахманова сатып алучыга биологик препаратның тәэсире турында сөйли.
Консультация кабинетында үсемлекләрне химик һәм биологик саклау чаралары тәкъдим ителә. Үсемлекләрне химик саклау чаралары җитештерүчедән кечкенә капларда китертелә. Биологик чаралар – үзебездә җитештерелгән фуницитлар, микроашламалар, үсешне стимуллаштыручы препаратлар һәм файдалы бөҗәкләр.

Үсемлекләрне саклау чараларын сайлаганда бакча мәйданының, аеруча теплицаның җир катламы торышына аерым игътибар бирелә. Шулай ук бакчачылар өчен җир составын филиал лабораториясендә инфекцияләр һәм туклыклы матдәләр күләмен тикшерү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Анализ нәтиҗәләре үз эченә җир катламын тикшергәндә алынган мәгълүматларны гына түгел, ә аны сәламәтләндерү һәм уңдырышлылыкны арттыру өчен биологик финицитлар сайлау буенча киңәшләрне дә ала.

Консультация үзәгендә бакчачылыр өчен филиал белгечләре тарафыннан әзерләнгән басма мәгълүмат: брошюралар, методик әсбаплар, белешмәлекләр дә тәкъдим ителә.