Чәчүлекләрне тикшерү – мөһим эш

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Сортлы чәчүлекләрне басуда тикшерү – орлык материалы сыйфатын контрольгә алуның төп ысулы. Әлеге тикшерүнең максаты – чәчүлек өчен файдаланылган орлыкларның документларда күрсәтелгән сортка туры килү-килмәвен ачыклау, шулай ук сорт чисталыгы (типиклыгы) дәрәҗәсен һәм чәчүлекнең уңышын орлык буларак куллануга яраклылыгын билгеләү.

Татарстан Республикасында югары сортлы чәчүлекләрне тикшерү тәмамланып килә. «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан бүгенге көндә 308,5 мең гектар басу тикшерелде һәм теркәлде.

Сәнәгать кагыйдәләрен бозган һәм стандартларга туры килмәгән орлыкларны чәчкән өчен административ җаваплылыкка тарту каралган. Булачак уңышны кайгыртуны алдан ук башлау мөһим, моның өчен чәчүлекләрне тикшерү яки теркәү уздыру турында «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалларына гариза язып тапшырырга кирәк. Сертификацияләү буенча белгечләр орлыкларның сорт һәм чәчүлек сыйфатларына бәяләү уздыра.

Сыйфатлы, сортлы орлыклар – авыл хуҗалыгы сәнәгатендәге югары нәтиҗә күрсәткече.

1 1c797

«Вятские зори» агрофирмасы ҖЧҖдә «Усатый кормовой» сортлы борчак чүчүлеген тикшерү. Алабуга район-ара бүлегенең әйдәп баручы агрономы Скоромнова Т.В. көлтә сайлый.

2 2a0ea

«Усатый кормовой» сортлы борчак чүчүлеге, элита, 85 гектар.

3 8e948

Алабуга район-ара бүлегенең әйдәп баручы агрономы Скоромнова  Т.В.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International