«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан субъектта 2018 елның 16 августына авыл хуҗалыгы культураларының торышы турында мәгълүмат әзерләнде.
16 августка 729,6 мең гектар яки 51% бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культура суктырылган, барысы 2003,6 мең тонна ашлык алынган.
Уртача уңыш бер гектардан 27,5 центнерны тәшкил итә, шул исәптән уҗым бодае – бер гектардан 26,1 центнер, уҗым арышы бер гектардан 25,4 центнер, арпа бер гектардан 26,9 центнерны тәшкил итә.
«Татарстан Республикасында 2018 елның 16 августына авыл хуҗалыгы культураларының торышы» документының тулы нөсхәсе белән сылтама аша кереп танышырга мөмкин.