Дача хуҗалары белән туры элемтә

2018 елның 10 августы, җомга

2018 елның 9 августында “АиФ Регион” газетасы редакциясендә дача хуҗалары өчен туры элемтә оештырылды. Газета укучыларның сорауларына туры эфирда «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының баш агрономы Любовь Занина, Татарстан Республикасы Бакчачылар берләшмәсе идарәсе рәисе Владимир Дейнекин, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Кадастралар палатасы директор урынбасарлары Юлия Шпалитова һәм Алмаз Габдрахманов җавап бирде.

Любовь Занина яшелчә культураларының уңыш бирү срогын озайту, өй янындагы бакчадан югалтуларсыз бәрәңге уңышын җыю һәм саклау, шулай ук тычкансыман кимерүчеләр белән көрәш буенча киңәшләрен бирде.

Туры эфир дәвамында дача участокларын дөрес рәсмиләштерү, бакча җәмгыятьләренә республика бюджетыннан финанс ярдәме алу программасына ничек итеп эләгү, һәм башка сорауларга тукталдылар. Иң кызыклы сораулар һәм җаваплар «АиФ Регион» газетасы битләрендә урын алачак.

Әңгәмәдә Татарстан Республикасы Бакчачылар берләшмәсе идарәсе Владимир Дейнекин, ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының баш агрономы Любовь Занина, Татарстан Республикасы буенча Кадастралар палатасы директор урынбасарлары Юлия Шпалитова һәм Алмаз Габдрахманов катнашты

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International