2018 елның 18 июлендә «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалында эшлекле сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе вәкилләре булып китте.
Кунаклар арасында агросәнәгать комплексы региональ идарә органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре һәм фермерлар бар иде.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре кунакларны оешма эшчәнлегенең орлыкчылык өлкәсендә хезмәт күрсәтү, үсемлекләрне саклау һәм үсемлекләрне саклау максатыннан биологик чаралар җитештерү кебек төп юнәлешләре белән таныштырды. Шулай ук файдалы бөҗәкләр җитештерү сәнәгате цехы һәм биопрепаратлар эшләп чыгару процессы күрсәтелде. Белгечләр Татарстан Республикасында үсемлекләрне биологик саклау ысулының үсеше турында үзара фикер алышты.
Үзбәкстан Республикасы вәкилләре, аеруча, хуҗалыкларга зарарлы бөҗәкләр барлыкка килү турында смс-хәбәр җибәрү хезмәте һәм агрономнарга ярдәм өчен оештырылган «WhatsApp»тагы «РСЦ-консультант» эш төркеме белән кызыксынды. Алар республикаларында да әлеге технологияләрне үз булдыруны кирәк дип тапты. Мондый очрашулар эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, яңа эшләнмәләрне күрсәтү һәм эш процессына яңа алымнарны кертеп җибәрү мөмкинлеге тудыра.

Технология-аналитика лабораториясе мөдире Юлия Федорова златоглазка, трихограмма һәм энкарзия үстерү турында сөйли.