«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне саклау белгечләре Арча районы «Кырлай» АФ ҖЧҖ хуҗалыгында бәрәңге үсентеләрен өйрәнде. Арча районы авыл хуҗалыгы оешмаларында барлыгы 1631 га бәрәңге утыртылган, шуларның 100 га «Кырлай» АФ ҖЧҖ хуҗалыгында үстерелә. Биредә нигездә бәрәңгенең чит итдән кайтартылган Гала, Ред Скарлет, Королева Анна кебек сортлары игелә.
Үсемлекләрне саклау буенча Арча районы бүлеге белгечләре тарафыннан бәрәңге авырулары һәм корткычлары юклыгы даими тикшереп тора. Хәзерге вакытта бәрәңге бөре формалашуы башлану фазасында. Уздырылган тикшерү барышында бәрәңге авырулары һәм зарарлы корткычлар ачыкланмады. Якын арада авыруларга каршы «Ризоплан» + «Гумат» катнашмасы белән профилактик эшкәртү планлашырыла. Хуҗалыкта бәрәңгене эшкәртү һәм саклау буенча заманча технологияләр кулланыла.