Татарстанда уҗым культураларын урып-җыюга әзерлек башланды

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларын урып-җыюга әзерлек буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Вәгыйз Минһаҗев һәм җитәкче урынбасары Елена Прищепенко да чыгыш ясады.

Быелгы һава торышы шартлары уңыш формалашуга үз төзәтмәләрен кертте, үсемлекләр үсеше буенча нормадан 2-3 атнага соңга кала, чәчүлекләрнең чүпле булуы урып-җыю эшен катлауландыра. Аграрийлар урып-җыю эшләре нинди шартларда узар, комбайннар һәм техника булырмы, һава шартлары мөмкинлек бирерме дип борчыла.

Вәгыйз Минһаҗев бөртеклеләрнең дымлылыгы һәм уҗым культураларының биологик уңышы турында мәгълүмат туплау кирәклеге турында хәбәр итте.

Елена Прищепенко уҗым культураларының торышы, зарарлы корткычлар һәм басуларның чүплелеге турында сөйләде. Аерым кырларда десификацияләү үткәрергә, шулай ук югары уңыш алу максатыннан, складларны һәм бөртек саклагычларны эшкәртергә һәм төзекләндерергә киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International