2018 елның 28-29 июнь көннәрендә Татарстанда «Кыр көннәре» чарасы узды. «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының экспозициясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та күреп китте. Белгечләр аны «Россельхозцентр» структурасының төп юнәлешләре белән таныштырды, бөртек-кузаклылар культурасы блогы һәм акым юнәлешенең республика өчен әһәмияте турында сөйләде. Шулай ук үсемлекләрнең вегетатив чорында туфракның тыгызлыгының үсешкә тәэсирен күрсәттеләр. «Халыкка үсемлекләрне биологик саклау чаралары ярдәмендә үстерелгән эклогик яктан чиста азык-төлек алып баручы ат» экспозициясе һәм 60 нчы елларда сак станциясе белгечләре кырларны тикшерергә чыккан ретро автомобиль кунаклар өчен аеруча кызыклы булды. «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы мәйданчыгында чарага килүчеләр өчен үсемлекләрне саклауда биологик чараларны файдалану буенча мастер-класслар үткәрелде.
Җитәкче урынбасары Елена Прищепенко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы эшчәнлеге турында сөйли.
Елена Прищепенко делегация вәкилләрен үсемлекләрнең үсешенә туфракның тыгызлыгы тәэсире белән таныштыра.
Фотода: сулдан уңга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшәчесе Минтимер Шәймиев.
29 июнь көнне йомгак ясалды һәм күргәзмәдә катнашучылар бүләкләнде. «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы күргәзмәне оештыруда актив катнашканы һәм авыл хуҗалыгы сәнәгатенә яңа технологияләр кертүе өчен диплом белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инстаграм»дагы шәхси битендә «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы экспозициясе төшерелгән фотоны урнаштырды.
![]()
ГАЗ-69 Ретро автомобиле.
«Халыкка үсемлекләрне биологик саклау чаралары ярдәмендә үстерелгән эклогик яктан чиста азык-төлек алып баручы ат» экспозициясе.
Зам.руководителя Елена Прищепенко рассказывает президенту РТ Рустаму Минниханову о деятельности филиала ФГБУ «Россельхозцентр» по РТ