|
Татарстан Республикасының Чистай районы «Ак Барс» ХК» АҖ базасында «Авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре торышы һәм вегетация чорында үсемлекләрне саклау. Терлек азыгы әзерләү» темасына киңәшмә узды. «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре дә чарада актив катнашты. Биредә «Үсемлекләрне саклауда биологик чараларны файдалану» күргәзмә экспозициясе эшләде, үсемлекләрнең вегитация чорында биологик саклау чараларны файдалану буенча киңәшләр бирелде һәм филиалда күрсәтелүче хезмәтләр турында язылган планшетлар куелды. Шулай ук УСЗ-БИОАГРО-1 биоконсерванты ярдәмендә терлек азыгы әзерләү технологияләре турында да сөйләделәр. «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының Чистай районара бүлеге башлыгы Илгизәр Галиев семинарда катнашучыларны бүлектә күрсәтелүче хезмәтләр белән таныштырды. «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Чистай районара бүлегенең үсемлекләрне саклау буенча әйдәп әйдәп баручы агрономы Михаил Миронов быелгы һава торышы шартларында үсемлекләрдә барлыкка килергә мөмкин булган авырулар һәм аларның авыл хуҗалыгы культуралары уңышына тәэсире турында сөйләде. «Җүкәтау» ҖЧҖ басуларыннан сайлап алынган төрле авыл хуҗалыгы культуралары үрнәгендә әлеге мисалларны күрсәтте һәм «Биофунгицид» препараты ярдәмендә микроашламалар кертеп профилактик эшкәртү чараларын уздырырга киңәш итте.Филиалның үсемлекләрне саклау бүлеге башлыгы Гүзәл Хөсәенова һәм филиалның әйдәп баручы белгече Марина Быкова киңәшмәдә катнашучыларны «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитештергән үсемлекләрне биологик саклау чаралары төрлелеге белән таныштырды. Алар шулай ук быел гына җитештерелә башлаган яңа төр препаратлар турында сөйләделәр һәм биопрепаратларны һәм файдалы бөҗәкләрне куллануның өстенлекләре турында мәгълүмат җиткерделәр. «Ак Барс «ХК» АҖ холдингы генераль директоры Иван Егоров һәм хуҗалык белгечләре «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белән хезмәттәшлек итүнең уңай якларын билгеләп уздылар. «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының күргәзмә экспозициясе. Фотода: уңнан сулга Чистай районара бүлеге башлыгы Илгизәр Галиев, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге башлыгы Гүзәл Хөсәенова, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының әйдәп баручы белгече Марина Быкова һәм Чистай районара бүлегенең үсемлекләрне саклау буенча әйдәп әйдәп баручы агрономы Михаил Миронов «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Чистай районара бүлегенең үсемлекләрне саклау буенча әйдәп баручы агрономы Михаил Миронов районда авыл хуҗалыгы культуралары торышы турында сөйли «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы әйдәп баручы белгече Марина Быкова тыңлаучыларны үсемлекләрне саклауда файдаланырга мөмкин булган биологик чаралар төрлелеге белән таныштыра |