Ничек итеп файдалы бөҗәкләр ярдәмендә уңышны сакларга

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

«Татарстан – Яңа Гасыр» региональ телевизион каналының «Манзара» тапшыруы эфирында «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге башлыгы Гүзәл Хөсәенова республика территориясендә күпләп корткычлар таралуы турында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларында химик препаратларны кулланмыйча гына җиләк-җимеш культураларын корткычлардан ничек итеп сакларга кирәклеге турында сөйләде.

Гүзәл Хөсәенова тамашачыларны филиал җитештергән файдалы энтомофаглар белән таныштырды. Бу – златоглазка һәм трихограмма иэнкарзия бөҗәкләре.

Златоглазка бөҗәгенә халык арасында ихтыяҗ ел саен арта, куллану нәтиҗәсе 85-95%ны тәшкил итә. Акканатның энтомофагы – энкарзия дә бик популяр. Соңгы елларда Татарстан Республикасында ачыклыкта гына гына түгел, ябык җирдә урнашкан туфракта да акканатның массалы төстә артуы күзәтелә.

Трихограмманы яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларында үз вакытында куллану җимеш күбәләге, белянка, пилильщик бөҗәкләреннән котылу мөмкинлеге бирә.

Шулай ук Гүзәл Хөсәенова үз чыгышында файдалы энтомофагларны файдалану вакытлары һәм ысуллары, саклану чарасы һәм экологик яктан чиста уңыш алу максатыннан файдалануның өстенлекле яклары турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International