21 майда Алабуга муниципаль районының Танай авылында җирле үзидарә башлыклары актуаль мәсьәләләр буенча киңәшмәгә җыелды.
Чарада Республиканың алты районыннан 200гә якын җирле үзидарә башлыгы катнашты. Форумда мәйданнарның социаль-икътисади үсеше, шәхси һәм фермер хуҗалыкларына ярдәм күрсәтү чаралары, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру турында сөйләштеләр. Җирле үзидарә башлыклары алдында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга юнәлдерелгән төрле ярдәм чараларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
Форумда «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының Алабуга районара бүлеге белгечләре тарафыннан оештырылган «Үсемлекләрне биологик саклау чаралары» экспозициясе эшләде.
Шулай ук җирле үзидарә башлыклары каршында «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының Алабуга районара бүлеге начальнигы Люция Габдуллина да чыгыш ясады. Ул үз докладында җирле үзидарәләр өчен район бүлеге тарафыннан оештырылучы хезмәтләр турыда сөйләде.
Инде 2015 елдан бирле, Алабуга районара бүлеге җирле үзидарә биләмәләрендәге карантинда булган объектларда карантин фитосанитар тикшерүләре уздыру белән шөгыльләнә. Ел саен, 7545 гектардан артык җир һәм 148 шәхси ярдәмче хуҗалык биләмәләрендә катартин чүп үләннәрен, аеруча куркыныч тудыручы корткычларны һәм авыруларны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерүләр уздыра.
Шулай ук Шәрифуллина Н. Э. шәхси теплица хуҗалыгы белән дә актив эш алып барыла, үсемлекләрне биологик саклау чаралары ярдәмендә кыяр һәм помидор үстерү буенча киңәшләрен бирәләр.
Нәкъ менә шундый очрашулар филиал белән халык һәм район үзидарәләре арасында үзара ярдәмләшү артуга зур этәргеч булып тора. Шулай ук ул хезмәт күрсәтүне арттыруда һәм биологик саклау чараларын танытуда әһәмиятле роль уйный.
Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының Алабуга районара бүлеге белгечләре тарафыннан оештырылган күргәзмә экспозициясе.
Рәсемдә: Алабуга бүлеге начальнигы Люция Габдуллина (уңда) һәм әйдәп баручы агроном Вера Хәмидуллина.
Люции Габдуллинаның җирле үзидарә башлыклары каршында чыгышы.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җирле үзидарә башлыклары белән авылда шәхси ярдәмче хуҗалыкларның кече төрләренең мәсьәләләре турында сөйләшә.
Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының Алабуга районара бүлеге начальнигы Люция Габдуллина биопрепаратлар һәм аларны куллану ысуллары турында сөйли.