2018 елның 15 мартында Азнакай районының иң алдынгы хуҗалыкларының берсе – «Марс» ҖЧҖдә авыл хуҗалыгы берләшмәләре белгечләре катнашында язгы кыр эшләренә әзерлек эшләренә багышланган семинар узды.
Әлеге семинарда «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре дә катнашты, оештырылган күргәзмә экспозициясендә үсемлекләрне биологик саклау чараларын һәм орлыкларны, тамыр системасын эшкәртүдә кулланылучы төрле катнашмаларны күрсәтелде.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының Азнакай районы бүлеге башлыгы Маргарита Хәсәншина орлыкларның репродукциясен арттыру һәм пестицитлардан бушаган савытларны утильләштерүнең әһәмияте турында сөйләде.
Филиалның технологияләр һәм аналитика лабораториясенең әйдәп баручы агрономы Ленар Сәгыйтов «Үсемлекләрне саклауда биологик чараларны файдалануның нәтиҗәлеге» доклады белән чыгыш ясады һәм тыңлаучыларны биологик препаратлар төрлелеге белән таныштырды. Сабан бодае үрнәгендә биопрепаратлар ярдәмендә орлыкларны агулау һәм вегетация буенча эшкәртү алымнарын файдаланып үткәрелгән сәнәгать тәҗрибәсе нәтиҗәләре белән уртаклашты. Әлеге тәҗрибәнең нәтиҗәлеге 96%ны тәшкил итте, уңыш күләме 6 ц/га артты.
Әлеге тәҗрибә авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрдә зур кызыксыну уятты. Биопрепаратларны файдалану технологияләре һәм аларны химик агулар белән катнаштырып куллану юнәлешендә күпсанлы сораулар яңгырады. Чәчү алдыннан «Триходермин» препаратын кертү алымы ярдәмендә туфракның сыйфатын яхшырту һәм микробиологик анализ өчен туфрак үрнәкләрен сайлап алу мәсьәләләре дә игътибар үзәгеннән читтә калмады.
Азнакай районы буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы М.В. Госманов югары уңыш алу максатыннан үсемлекләрне биологик саклау чараларын файдалану мөһимлеге турында ассызыклады.