2018 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасында игенчелекне биологияләштерү» проекты тәкъдим ителде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде. Киңәшмәдә «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Вәгыйз Минһаҗев һәм җитәкче урынбасары Елена Прищепенко да катнашты.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре әлеге программаны эшкәртүдә актив катнашты. Программага «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитештергән препаратлар да кертелде һәм аерым хуҗалыклар үрнәгендә аларның нәтиҗәлелеге күрсәтелде.
Программаның максаты – игенчелектә тукландыру элементларының уңай балансына ирешү, туфракның уңдырышлылыгын һәм үсемлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру. Программаны гамәлгә ашыру 2018-2022 елларга исәпләнә. Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре климат шартларына бәйсез рәвештә мул уңыш алуга ирешәчәкләр, ә продукциянең үзкыйммәте 12-15%ка кимиячәк, дип көтелә.
Әлеге программа республика хуҗалыкларында үсемлекләрне саклауда биологик саклау чараларын файдалануны арттыруга китерәчәк, бу үз чиратында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә саклау чараларына чыгымнарны, пестицитлар куллануны киметүгә ярдәм итәчәк һәм республикада туфракның уңдырышлыгын яхшыртуга китерәчәк.