Татарстан Республикасы буенча «Россельхозцетр» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең филиалы 2018 елның 13–15 март көннәрендә «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XIX халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашты.
Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Күргәзмәгә филиал алып килгән барлык материаллар авыл хуҗалыгы сәнәгатендә ресурсларны сак тоту бурычларына тәңгәл килә.
Безнең экспозиция, аеруча «Триходермин» препаратын туфракның сыйфатын яхшыртуда файдалану нәтиҗәләре, күргәзмәдә катнашучылар арасында зур кызыксыну уятуын билгеләп узу кирәк. Шулай ук тере файдалы бөҗәкләр һәм аларны нәтиҗәле файдалану алымнары игътибарны җәлеп итте.