«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалында орлыкларга фитоэкспертиза нәтиҗәләре һәм аларның авырулар белән зарарлану дәрәҗәсе турында хәбәр иттеләр

2022 елның 1 апреле, җомга

Фитоэкспертиза нәтиҗәләреннән күренгәнчә,  тикшерелгән сабан бодае һәм арпа орлыкларының чиреге төрле патогеннар белән зарарланган.   

 

Агымдагы елның март ахырына «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре орлыкларның авырулар белән зарарлану дәрәҗәсен билгеләү өчен язгы бөртекле культуралар орлыкларының 1735 үрнәген  тикшерделәр. Гомумән алганда, шундый 113,3 мең тонна орлык анализланды.

 

«Орлыкларда фузариоз инфекциясе, бактериоз булуы билгеләнде, ә  күбрәк гельминтоспориоз һәм альтернариоз инфекцияләре, күгәрек гөмбәләре булуы  ачыкланды. Мәсәлән, тикшерелгән партияләрдә орлыкларның күгәрек гөмбәләре белән зарарлануының уртача күрсәткече: арпада – 6,4%, сабан бодаенда – 8,2%, альтернариоз белән зарарлану: беренчесендә  – 13,5% һәм  икенчесендә 9,7% тәшкил итә», – дип сөйләде «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУ  Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне яклау бүлеге башлыгы Гүзәл Хөсәенова.

 

Фитоэкспертиза нәтиҗәләре буенча, сабан бодае орлыкларының патогеннар  белән зарарлануының уртача күрсәткече 24,3% тәшкил итә (2021 елда – 23,2%), арпа – 26,1% (2021 елда – 26,2%).

 

Тикшерелгән партияләрдә арпа орлыкларының альтернариз белән зарарлануының максималь дәрәҗәсе Әтнә муниципаль районында – 61%, күгәрек гөмбәләре белән зарарлану дәрәҗәсе Балтач районында 40%  булуы  ачыкланды. Шул ук авырулар белән сабан бодае орлыклары зарарлануының максималь дәрәҗәсе Балтач районында  38%   һәм  Әтнә районында 44%    тәшкил итә.

 

«Орлыкларның альтернариоз белән зарарлануының сәбәбе - үсемлекләр чәчәк аткан, ашлык  өлгергән  чорда  һава торышының  дымлы торуы, шул  сәбәпле, өлгергән   уңышны вакытында җыеп ала  алмау.   Орлыкларның күгәрек гөмбәләре белән көчле зарарлану сәбәбе - ашлык саклау режимын   үтәмәү», - дип аңлатты Гүзәл Хөсәенова.

 

Орлыклар фузариоз-гельминтоспориоз күгәреге белән  түбән дәрәҗәдә зарарланганда (10%ка кадәр), белгечләр, аларны агулаганда әйләнә-тирә мохитне пычратуга китерми торган, экологик  зарарсыз һәм икътисадый  яктан отышлы биопрепаратлар кулланырга киңәш итәләр. Болар - Ризоплан, Псевдобактерин-2, Фитоспорин һ.б.лар. Орлыкларның зарарлануы югары  дәрәҗәдә булганда, агулауны химик препаратлар кулланып  башкарырга  кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International