Татарстанның «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» белгечләре, 3,1 мең га чәчүлек җирләрен тикшереп, көзге культураларның торышын бәяләделәр

2022 елның 1 апреле, җомга

«Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең  төбәк филиалы  Татарстанда 2022 елның 31 мартына көзге культураларның торышын бәяләде. Учреждение белгечләре, кырларның гомуми торышын билгеләү максатларында, бер атна эчендә 3,1 мең га мәйданда көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап алып тикшерделәр. Республиканың төрле районнарында тикшерелгән барлык чәчүлек  мәйданы 51,6 мең га тәшкил итә.

                                                                                              

Экспертлар белешмәләреннән күренгәнчә,  Татарстан агымдагы атнада төньяк циклоны йогынтысында булган. Кар һәм юеш кар рәвешендә явы-төшемнәр, буран һәм бозлавык күзәтелде.  Җил урыны белән секундка  15-23 метрга кадәр көчәйде.

 

31 мартта төнлә һава температурасы -4 ... -9 °С булды, аязган вакытларда  һәм төньяк районнарда -14 °С градуска кадәр төште. Көндез максималь һава температурасы –  -1...+4 °С.

Көзге культуралар чәчүлекләрендә кар катламы биеклеге 1 см-дан  70 см-га  кадәр тәшкил итә,  күпчелек районнарда ул нормадан артып китә (норма буенча - 11-41 см).

Кар катламының максималь биеклеге – 70 см – Азнакай районында «СОЮЗ-АГРО» ҖЧҖендә 72 га көзге  арыш мәйданында теркәлде.

 Көзге культураларның куаклану төене яткан тирәнлектә туфрак   температурасы  0...-2,9 °С  саклана.

Хәзерге вакытта көзге культураларда шикәр микъдары норма чикләрендә - 18,1%тан 25%ка кадәр, чәчүлекләр әлегә тыныч хәлдә, әмма сулыш процесслары көчәюгә бәйле  рәвештә,  үсемлекләрдә шикәр микъдарының  кимүе  күзәтелә башлый,   дип билгеләп үттеләр «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International