Татарстанда богомолларның ябырылуы ни белән аңлатыла?

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда  яшәүчеләр  соңгы вакытта  еш кына    богомолларга  тап була  башладылар.  Аны бу җәйдә бөтен җирдә диярлек очратырга мөмкин иде: шәһәр мохитендә, дача кишәрлекләрендә, яшелчә һәм җиләк-җимеш  бакчаларында. Казанлыларны һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүчеләрне бер  сорау  борчый: республикада бу төр бөҗәкләрнең ябырылуы  ни белән аңлатыла, алар   нинди зыян яки файда китерә?   «Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА шул  хакта  сөйли. 

Татарстанда богомол бөтен җирдә таралган, әмма күптән түгел генә  әле бу бөҗәкләрнең саны бик күп түгел иде,  шуңа күрә дә богомол безнең республикада сирәк очрады. Ә соңгы елларда климат җылыну аркасында  бу ерткыч бөҗәкләрнең  саны арту күзәтелә.

 Гадәти богомол ерткыч бөҗәкләргә керә. Богомолның үзенчәлекле билгесе – алгы  аякларында табышны эләктереп алу өчен хезмәт итүче чәнечкеләре  бар. Башы бик хәрәкәтчән, ул үзенең аркасына да борылып карый ала, казналыгы  нык. Богомолларның личинкалары  (аларны нимфалар дип тә атыйлар) олы  бөҗәкләргә охшаган, тик канатлары гына юк. Кайбер богомолларның нимфалары ояларда яши һәм кырмыскалар кебек  маскировкаланалар. Богомоллар   дүрт айга якын яшиләр.

Богомол, үз корбанын көткәндә,   алгы аякларын яшереп, тынып кала. Бу  позада  ул купмедер  дәрәҗәдә  гыйбадәт кылучы  кешене хәтерләтә, шуңа күрә аны «богомол» дип атаганнар да. Богомоллар коңгызлар, кандалалар, төрле күбәләк  кортлары (гусеницалар), чебеннәр, үрмәкүчләр, саранчалар, күбәләкләр белән тукланалар, ягъни безнең авыл хуҗалыгы культураларының корткычларын ашыйлар. Аларны ашап, богомоллар  игенчеләргә булышалар. Әмма бөҗәкләрнең файдалы төрләре дә, мәсәлән, бал кортлары,   комсыз   богомоллар   корбаны булалар.

  Табигатьтә тагын богомолларның  тропик  төрләре  дә бар, аларның  озынлыгы хәтта уч табаны  озынлыгында  була.   Алар чикерткәләр һәм   күбәләкләр белән генә түгел, еланнар, бакалар һәм хәтта вак кошлар белән дә тукланалар. Безнең илдә аларның андый төрләре юк.

Богомолларның төсләре яшелдән көрән төскә кадәр була.  Гадәттә, богомолны  табигатьтә эзләп табу шактый кыен,  гәүдәсенең төсе  аны үлән арасында күренмәслек итә. Бу  бөҗәк, корбанын сагалап торып,  бик  озакка  хәрәкәтсез калырга   мөмкин.     

Июль ахырында – августта ана һәм ата бөҗәкләр кушылалар. Шуннан  соң, ана бөҗәкләр  оотекларга - аксым материалыннан махсус “пакетларга”  йомырка салалар – алар уңышлы  кыш чыгаралар.  Аксым материалы  ана  бөҗәк корсагындагы махсус биологик тимер матдәсеннән  эшләнә. Оотеклар йомыркаларны тышкы тискәре очраклардан саклый: салкын температурадан, химик матдәләр йогынтысыннан.

 Ата  һәм ана  бөҗәк кушылганнан  соң, еш  кына анасының  ата  бөҗәкне ашавын  күзәтергә мөмкин.  Ана богомол атасын  ашаса да, бу, “онытылып”, аны үзенең табышы  белән бутау  аркасында  булырга  мөмкин.    Эш шунда ки, ана бөҗәкнең корсагында йомыркалар  барлыкка килгәндә,  аңа өстәмә аксым ризыгы кирәк, шуңа күрә ул аеруча комсызга,  туймаска әйләнә.  Богомол кешеләр өчен куркыныч түгел,   аннан  куркырга  кирәкми.  

 Богомолның  үзе  өчен дә аннан  зуррак  булган  куркыныч дошманнар  бар.  Бөҗәк үзенең  дошманы  белән очрашканда, ул  качарга да, очып китәргә дә тырышмый. Богомол ерткычны куркытырга тырыша. Ул, кискен хәрәкәт ясап,  канатларын җәеп җибәрә һәм кисәтү тавышлары   чыгара  башлый.    Бөҗәкнең тышкы кыяфәтенең шулай  кискен үзгәрүе  хәтта кешене дә куркыта. Богомолны  тотам дип тырышсаң,  ул хәтта тешләп  алырга  да  мөмкин.     Шуңа да, ерткычны күрсәң, аны  урап узуың хәерлерәк. Әмма табигать сөючеләр арасында аннан  бөтенләй  дә курыкмаучылар  бар.  Богомолларны еш кына террариумнарда үрчетәләр, чөнки аларны күзәтү бик кызыклы.

 Галимнәр богомолларны яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында    корткычларга каршы көрәштә файдаланырга тырышсалар да, аларны күпләп үрчетү һәм тарату әлегә көтелгән нәтиҗәләргә китермәде. Шуңа да     карамастан, бу бөҗәкләр, хайваннар дөньясының башка төрләре кебек үк, безнең тарафтан яклануны һәм аларга сакчыл мөнәсәбәттә булуны  таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International