Пестицидлардан бушаган тараларны утильләштерү

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Пестицидлардан  бушаган  тараларны утильләштерү авыл хуҗалыгында мөһим мәсьәлә булып тора, чөнки алар  экологиягә  үсемлекләрне яклау  чараларының үзләреннән  күбрәк  тә  зыян  китерергә  мөмкин.  

 «Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 2014 елның 29 декабрендәге 458-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә   үсемлекләрне химик яклау  чараларыннан  (ХСЗР)  бушаган    полимер канистрларның,    шулай ук ашламалардан  бушаган йомшак контейнерларның (Биг-Биг) куркынычлыгы  ягыннан 3 һәм 4 класска керүләрен искәртә. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре   мондый  тараны куркыныч калдыкларны җыюга, ташуга һәм утильләштерүгә рөхсәт бирә торган лицензиясе булган оешмаларга   тапшырырга тиеш. Калдыклар    белән  эшләү  тәртибен  бозган өчен  Россия  Федерациясенең Административ хокук бозулар  турында  кодексының  8.2 статьясы белән  административ  җаваплылык    каралган.   Бу   статьяның  санкцияләре  300 мең  сумга  кадәр  штраф   түләтүне  һәм  предприятиенең эшчәнлеген 90  тәүлеккә  кадәр   туктатып торуны  күздә тота.  

Пестицидлардан  бушаган  полимер канистрлар үсемлекләрне эшкәртү процессында,  пестицид эш эретмәсен әзерләү өчен кулланылганнан соң ук түбәндәге ысуллар белән   юылырга тиеш:

 – штанга сиптергечен  кулланганда юдыру  эш эретмәсе әзерләү өчен       сиптергеч резервуар куелган  буш канистрда  махсус җайланма басымы астында   башкарыла; 

    – бакта эш эретмәсе әзерләгәндә өч тапкыр кул белән юдырыла. Канистрны су белән  тутырган саен  су канистрның  стеналарына һәм төбенә мөмкин кадәр  әйбәтрәк  эләксен һәм препарат калдыкларын  юдыртсын  өчен  канистрны нык  итеп   селкетергә кирәк.

Аннары  юылган полимер канистрлар 11 ай эчендә  пестицидлар белән тәэмин итүчеләргә кире кайтарылырга тиеш йә ачык килеш һәм аларга тишекләр ясап (канистрны башка билгеләнештә  кабат кулланмасыннар өчен), махсуслаштырылган компаниягә  икенчел чимал буларак эшкәртү (эретү)  өчен утильләштерүгә тапшырыла.

 Исегезгә төшерәбез, 2921 елның 1 мартыннан  Россия  Федерациясе  Хөкүмәте карары  белән  «Пестицидларны  һәм агрохимикатларны  саклау, ташу, сату, куллану, зарарсызландыру һәм утильләштерү процесслары  иминлегенә гигиеник  таләпләр» СанПин 1.2.2584-10 юкка чыгарылды.

2021 елның 28 гыйнварында Россия  Федерациясе   баш дәүләт санитар табибы  “Шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен карап тотуга, су объектларына, эчәргә яраклы суга һәм эчәргә яраклы су белән тәэмин итүгә, атмосфера һавасына, туфракка, торак биналарга, җитештерү, җәмәгать биналарын эксплуатацияләүгә, санитария-эпидемиягә каршы (профилактика) чараларын  оештыруга һәм үткәрүгә карата санитар-эпидемиологик таләпләр” СанПиН 2.1.3684-21 санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын раслау турында” 3 номерлы   Карарны  имзалады, анда түбәндәгеләр күрсәтелгән:

  213. Җитештерү калдыкларының һәр төре белән эш итү аларның  чыгышына, агрегат халәтенә, субстратның физик-химик үзлекләренә, компонентларның күләм  чагыштырмасына, кеше сәламәтлеге һәм аның яшәү тирәлеге өчен куркыныч дәрәҗәсенә бәйле рәвештә гамәлгә ашырыла.

214. Җитештерү калдыклары барлыкка килгән предприятиеләрдә фәнни-техник алгарышны үстерүнең хәзерге дәрәҗәсендә аларны зарарсызландыру, утильләштерү мөмкин булмаганда, андый  җитештерү калдыкларын  туплау рөхсәт ителә.

 216. Калдыкларны бары тик махсус җиһазландырылган, Санитар кагыйдәләр таләпләренә туры килә торган урыннарда гына туплау рөхсәт ителә.

223. IV класслы куркыныч калдыклар махсус планлаштырылган чокырларга  күмелгән килеш  һәм  өемнәр рәвешендә  сакланырга тиеш.

288. Алга таба файдалану  өчен яраксыз дип танылган  пестицидларны һәм алардан  бушаган    тараларны  күмү рөхсәт ителми.

 «Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үсемлекләрне химик яклау  чараларыннан  бушаган  тара белән эш итү кагыйдәләре буенча, шулай ук Калдыклар паспортын рәсмиләштерү буенча кирәкле мәгълүмати һәм консультация ярдәме  күрсәтергә әзер.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча Филиалның үсемлекләрне яклау бүлегенә (843) 277-88-80 телефоны аша  мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International