Россия авыл хуҗалыгы үзәге парсыз ефәк күбәләге таралау куркынычы булу турында кисәтә

2020 елның 24 апреле, җомга

“Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге” ФДБУ Татарстан  Республикасы филиалының Мөслим район бүлеге  белгечләре  фитосанитар тикшерү  уздырганда  урман посадкасындагы  каен агачында  парсыз ефәк  күбәләгенең йомыркалары  салынган  урынны  таптылар.  Тикшерелгән  50 агачның  6сында   шундый  урыннар булуы  ачыкланды.  Агачларда   зыян  китерүче  ефәк күбәләге  йомыркалары салынган урыннар 12 % тәшкил итә.    

Парсыз ефәк күбәләгенең  кортлары  (гусеница)  һава     температурасы 10 градуска кадәр җылынгач чыга  башлый.  

Парсыз ефәк күбәләге 300 төрдән артык  үсемлеккә  зыян  китерә, боларның  күпчелеге  яфраклы  үсемлекләр. Аның кортлары  күбрәк  җимеш  агачларын  ашыйлар, алардан имәнгә, каенга, юкәгә һәм башка шундыйрак   агачларга  күчәләр. Йомыркадан яңа  гына чыккан  кортлар  башта ук  ашый  башламыйлар, алар бергә  яшиләр һәм бары  тик  берничә көннән соң гына агачның  ябалдашларына  үрмәлиләр. Яшь кортлар  яшь яфракларны ермачлап, аларда  вак тишекләр  калдыралар,  инде  үсә  төшкән  кортлар  яфракларны  үзләренә хас булган  башкачарак ысул белән ашыйлар. Алардан  соң  яфраклар  еш кына  җиргә коела.  Азык  җитешмәгәндә, кортлар агач ботакларының тышчаларын, чәчәкләрен, бөреләрен  ашыйлар.      

Күрсәтмәләр:

Парсыз ефәк  күбәләгенә каршы  көрәшү өчен  1-2нче  зурлыктагы  кортларга  Битоксибациллин, Лепидоцид кебек  биологик  инсектицидлар     белән сиптерергә  кирәк. 

 Химик чаралардан иретроид төркеменнән булган инсектицидлар белән, фосфорорганик  кушылмалар һәм   неоникотиноидлар белән  сиптерергә  кирәк.  

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International