“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы бал кортлары өчен иминлек таләпләрен һичшиксез үтәүне тәэмин итүгә карата «Пестицидларны һәм агрохимикатларны сынау, саклау, күчереп йөртү, сату, куллану, зарарсызландыру һәм утильләштерү процессларының иминлегенә гигиеник таләпләр” СанПиН 1.2.2584-10 (алга таба - СанПин) нигезләмәләрен һәм пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану регламентларын бозуларны кисәтү һәм булдырмый калу буенча күрсәтмәләр җибәрә.
Бүгенге көндә “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының “Казан” агросәнәгать паркында (павильон Б-29) урнашкан консультация пункты шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү өчен нәтиҗәле һәм өзлексез эш алып бара.
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Мөслим район бүлеге белгечләре фитосанитар тикшерү уздырганда урман посадкасындагы каен агачында парсыз ефәк күбәләгенең йомыркалары салынган урынны таптылар.
Кышның җылы һәм аз карлы булуы тычкансыман кимерүчеләрнең уңышлы кыш чыгуына һәм аларның артуына китергән.
Карсыз җылы кыш зарарлы объектларга уңай кышлау өчен шартлар тудыра. Шуның аркасында авыл хуҗалыгы культураларында аларның саны артачак дип фаразлана, бигрәк тә кукуруз һәм көнбагыш кырларында мамык күбәләгенең артуы көтелә. Моны булдырмас өчен тиешле чаралар күрергә кирәк.
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре көзге культуралар чәчүлекләрен тикшерделәр, моның өчен 17,1 мең га мәйданда монолитлар аралаштырып сайлап алынды. Барысы 55,1 мең га мәйданда тикшерү уздырылды.
Аномаль җылы һава торышы һәм явымнар аркасында республиканың көнбатышына таба чәчүлек мәйданнарының урыны-урыны белән 50 - 75%ка кадәр кардан ачылган булуы көзге культураларның сыйфатлы кышлавы өчен куркыныч тудыра.
2019 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан үсемлекләрне яклау чараларыннан бушаган 25,9 тоннадан артык канистр һәм 14,8 тоннадан артык биг-беглар кабат эшкәртүгә җибәрелде, бу узган елдагыдан 3 мәртәбә диярлек күбрәк.
Соңгы елларда органик игенчелек турында күп сөйләнә. Бу хакта фикер алышулар «Органик продукция турында» 2018 елның 3 августындагы 280-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителгәч башланды, ул 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Закон органик продукцияне җитештерүгә, саклауга, транспортировкалауга, маркировкалауга һәм сатуга бәйле мөнәсәбәтләрне җайга сала.
Сәнәгатькә комплекслы химияләү һәм ачы туфраклы җирләрне известьләштерүне файдаланып интенсив технологияләрне кертү нәтиҗәсендә югары уңыш алуга ирешү мөмкинлеге ачылды. «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре авыл хуҗалыгы культураларының уңыш бирүчәнлеге турында мәгълүмат әзерләде.